Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турындагы эшләр җәмәгать судьялары суд карамагына тапшырылган

2010 елның 6 мае, пәнҗешәмбе
Д.Медведев  “Россия Федерациясе Җинаять процессуаль кодексының 31 статьясына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законга кул куйды.
Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе Җинаять кодексының “Юл хәрәкәте һәм транспорт средстволарын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу” турындагы 264 статьяның икенче өлешенә һәм “Күрәләтә ялган донос” турындагы 306 статьяның икенче өлешенә караган җинаятьләр турындагы җинаять эшләре җәмәгать судьялары суды карамагына тапшырыла.
Шул ук вакытта, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 131 статьясының дүртенче өлешенә караган җинаятьләр (саксызлык аркасында җәберләнүченең үлеменә китергән көчләү, һәм үндүрт яшен тутырмаган җәберләнүчене көчләү) турындагы җинаять эшләре республика югары суды, край яисә өлкә судлары, федераль әһәмияттәге шәһәр суды, автоном өлкә суды һәм автоном округ суды карамагына тапшырыла.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International