Ирекләреннән мәхрүм итүгә хөкем ителгәннәрне альтернатив җәза – мәҗбүри хезмәткә тарту чарасы исәбенә кыскартачаклар

2010 елның 7 мае, җомга
Президент Д.Медведев 81-ФЗ номерлы “Россия Федерациясе Җинаять кодексына, җәза итеп мәҗбүри хезмәткә билгеләү өлешендә, үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон имзалады.
РФ 46 җинаять составлары тагын бер җәза бирү чарасы белән тулыландырылды - мәҗбүри хезмәткә билгеләү.
РФ ҖК 49 ст. нигезендә мәҗбүри хезмәт итеп хөкем ителгән тарафыннан төп эш яки уку урыныннан ирекле вакытында башкарылучы түләүсез иҗтимагый файдалы хезмәт санала.
Бер ел эчендә Россиядә мәҗбүри хезмәткә берничә дистә мең кеше тартыла. Шул ук вакытта бу төр җәза күп кенә җинаять составлары мөнәсәбәтендә кулланылмаган.
Мәҗбүри хезмәт төрендәге җәза чарасын Җинаять кодексы статьялары санкцияләре рәтенә кертү нинди дә булса сәбәпләр буенча төзәтү эшләренә билгеләнергә мөмкин булган затларны ирекләреннән мәхрүм итүгә дучар булмаска мөмкинлек бирәчәк.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International