Исемнәре белән барлыйк...

2010 елның 7 мае, җомга
Исемнәре белән барлыйк, ул бәладән әле дә әрни йөрәк...
Бу үлгәннәргә түгел, исәннәргә генә кирәк!
 Р.Рождественский
 
Бүген, Бөек Ватан сугышында совет халкының Җиңүе Көненең 65-еллыгы алдыннан, Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы хезмәткәрләре, гадәттәгечә, Бөек Ватан сугышында катнашкан Министрлык җитәкчеләре каберләренә чәчәк салдылар.
Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгында шушы бәйрәмгә багышланган тантаналы җыелыш уздырылды. Юстиция Министры М.М.Корманов җыелыштагыларны Җиңү бәйрәме белән котлады, Министрлык хезмәткәрләрен безнең ирегебезне, бәхеткә хокукларыбызны яклап калган, гомерләре бәхетле Җиңү көненә кадәр өзелгән сугышта катнашканнарны хәтердә яңартырга чакырды, изге Җиңүнең исән шахитларына һәм бу җиңүне яулаучыларга хөрмәтебезне белдерергә - ачы сугыш елларын кичергән якыннарыбызны, туганнарыбызны тәбрикләргә өнәде.
Министр ярдәмчесе Т.П.Лобанова Бөек Ватан сугышында катнашкан элекке Министрлык җитәкчеләренең хәрби биографияләре турында сөйләде.
 
- Татарстан АССР юстиция министры (1950-1957) Нацыбуллин Ярулл Насыбулла улы;
- Татарстан АССР юстиция министры урынбасары (1971-1980) Хәлиуллин Бәйрәмгали Хәлиулла улы;
- Татарстан АССР юстиция министры урынбасары (1971-1986) Бурда Петр Денис улы турында.
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International