Дәүләт символикасын хокуксыз рәвештә кулланган өчен – 120 мең сум

2010 елның 11 мае, сишәмбе
Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышларда “Россия Федерациясенең аерым закон чыгаручы актларына, дәүләт символикасын законсыз рәвештә куллану, законсыз нигездә форма киемен киюне контрольдә тоту өлешендә, үзгәрешләр кертү турында” закон проектын кабул итте. Бу документ дәүләт символикасын законсыз нигездә куллану, законсыз рәвештә форма киемен кию, дәүләт бүләкләрен тагу өчен каралган административ җаваплылыкны көчәйтә.
Закон нигезендә, иҗтимагый оешмалар символикалары РФ һәм Федерация субъектларының, шулай ук муниципаль берәмлекләрнең, барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының дәүләт символикалары белән тәңгәл килергә тиеш түгел. Ул шулай ук РФ Кораллы Көчләре символикасы белән, башка хәрби формированиеләр, чит ил дәүләтләре һәм халыкара оешмаларының символикалары белән тәңгәл булырга тиеш түгел.
Закон проекты тарафыннан административ хокук бозулар РФ Кодексына төзәтмәләр кертелә - РФ президенты штандартын (флагын), президент Знагын, рәсми куллану тәртибен бозган өчен административ штраф карала, аның күләме гражданнар өчен 1,5 алып 3 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 4 алып 6 мең сумга, юридик затлар өчен – 100 алып 120 мең сумга кадәр билгеләнгән.
Элек Россиядә теркәлгән булган һәм бүгенге көндә РФ территориясендә эшчәнлекләре тыелган иҗтимагый оешмалар эмблемалары һәм бүтән символлары яңа иҗтимагый оешмалар символлары рәвешендә кулланыла алмаучылыгы ачыклана. Әгәр комерция оешмасының фирма исемендә хокуксыз рәвештә дәүләт символикасы кулланган икән, шулай ук гражданнарның әхлакый, милли һәм дини хисләрен рәнҗткән очракта юридик затның теркәлүе кире кагылырга мөмкин.
Төзәтмәләр “Юридик затларны һәм индивидуаль эшкуарларны дәүләт теркәве турында” һәм “Иҗтимагый оешмалар турында” федераль законнарына кертелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International