Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм күрсәтү һәм аны хокукый мәгърифәтле итү системасын үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә

2010 елның 11 мае, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгында Татарстан Республикасы Президентының 2010 елның 22 мартындагы 156-УП номерлы “Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм күрсәтү һәм аны хокукый мәгърифәтле итү системасын үстерү чаралары турында” Указын гамәлгә ашыру мәсьәләсе турында киңәшмә узды.
Киңәшмә барышында “Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” Татарстан Республикасы законы проектын эшләп чыгару буенча эшче төркем булдыру һәм күрсәтелгән Указ положениеләрен истә тотып, гражданнарның хокукый культурасын күтәрү буенча 2011-2013 елларга Республика максатчан программасы проектын җиренә җиткерү мәсьәләләре каралды.
Атна ахырына кадәр Татарстан Республикасы юстиция министры боерыгы нигезендә әлеге проектларны эшләп чыгарырга тиешле эшче төркем оештырылачак. Указда билгеләнгәнчә, программа проекты Татарстан Республикасы Президенты раславына 2010 елның 1 июленә кадәр бирелергә тиеш.
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International