Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфаларын биләүгә конкурс
2010 елның 12 мае, чәршәмбе
2010 елның 12 май көнне, 2003 елның 16 январендәге 3-ЗРТ номерлы “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” Татарстан Республикасы Законы таләпләре һәм 2006 елның 17 августындагы “Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгында дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфаларын биләүгә конкурслар уздыру турында” Татарстан Республикасы юстиция министры боерыгы нигезендә дәүләт граждан хезмәтенең түбәндәге вакант вазыйфаларын биләүгә конкурс уздырылды:
Яр Чаллы шәһәре җәмәгать судьясы аппаратының 11-нче суд участогы суд утырышының секретаре;
1-нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының ТР Минзәлә районы буенча консультанты
1-нче,2-нче суд участоклары җәмәгать судьялары аппаратының ТР Аксубай районы буенча консультанты
Казан шәһәре Авиатөзелеш районы җәмәгать судьясы аппараты 2-нче суд участогының 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире