Хокук бозуга каршы профилактика үткәрү буенча Татарстан Республикасы Хакимият комиссиясе эшче төркеме вәкилләренең оештыру киңәшмәсе

2010 елның 12 мае, чәршәмбе
2010 елның 13 алып 15 майга кадәр Хокук бозуга каршы профилактика үткәрү буенча Татарстан Республикасы Хакимият комиссиясе Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе Комитеты белән берлектә Кама Тамагы һәм Кайбыч муниципаль районнарына комплекслы тикшерү сәфәрләре уздыру турында карар кабул иттеләр.
Шул уңайдан, бүген Татарстан Республиксы юстиция Министрлыгында Хокук бозуга каршы профилактика үткәрү буенча Татарстан Республикасы Хакимият комиссиясе вәкилләренең оештыру киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе Комитеты вәкилләре, Татарстан Республиксы юстиция министры урынбасары - хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар департаменты башлыгы - М.Х.Вафин, Татарстан Республикасы Эчке эшләр Министрлыгының милиция уполномоченный участковыйлар һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы – эшче төркем җитәкчесенең урынбасары Л.Г.Гершанова. Утырышны Татарстан Республиксы юстиция министры - эшче төркем җитәкчесе М.М.Корманов алып барды.
Тикшерү план-бирем нигезендә гамәлгә ашырылачак, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарына кертелгән үзгәрешләрне, тагын да сыйфатлырак тикшерүләр оештыру теләген белдергән министрлыклар һәм ведомстволар тәкъдимнәрен һәм шелтәләрен күз уңында тотып башкарылачак.
Хокук бозуларны комплекслы тикшерүнең төп максаты булып 2007-2010 елларда
Хокук бозуга каршы профилактика үткәрү буенча Татарстан Республикасы Комплекслы программасын башкаруны контрольдә тоту һәм тикшерү барышында хасил булган җитешсезлекләрне бетерүдә практик ярдәм күрсәтү тора.
Күрсәтелгән план-бирем нигезендә эшче төркем вәкилләре муниципаль районнарда хокук бозуларга каршы профилактика буенча эшләр оештырылышын комплекслы тикшерәчәкләр: һәркайсы үз юнәлешендә, расланган мәсьәләләр исемлеге нигезендә.
Тикшерү нәтиҗәләре Татарстан Республикасының хокук бозуларга каршы профилактика үткәрү Хакимият комиссиясе утырышында фикер алышу предметы булып торачак.
                                                                                    
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
                                                      
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International