Өлешчеләр хокукларын яклау турындагы законга төзәтмәләр кабул ителде

2010 елның 13 мае, пәнҗешәмбе
Дәүләт Думасы икенче укылышта “Күчемсез милеккә һәм аның белән эш итүгә хокукларны дәүләти теркәү турында” Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон чыгаручы актларына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын кабул итте. Бу документ өлешләп төзү өчен средстволар кабул итәргә хокуклы затларның исемлеген, шулай ук хокуксыз рәвештә акча җыючыларга штрафлар билгели.
Закон проекты тарафыннан күп фатирлы йортлар төзү өчен гражданнардан хокуксыз рәвештә акча җыючы гражданнар яки оешмаларга карата административ җаваплылык билгеләнгән.
Вазыйфаи затлар өчен штраф күләме 20 алып 50 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 500 мең сумнан миллион сумга кадәр билгеләргә тәкъдим ителә. “Күп фатирлы йортлар яисә бүтән күчемсез милек объектларын өлешләп төзүдә катнашу һәм Россия Федерациясенең аерым закон чыгаручы актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законы буенча эшләүче төзүчеләр НДС түләүдән азат ителәчәк.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International