Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан региональ бүлеге химаясе астында «Хокук сәгатьләре»

2010 елның 13 мае, пәнҗешәмбе
2010 елның 22 мартында Татарстан Республикасы Президенты “Татарстан Республикасы халкына юридик ярдәм күрсәтү һәм аны хокукый мәгърифәтле итү системасын үстерү буенча чаралар турында” Указын имзаланды. Указда әлеге процесста иҗтимагый оешмалар роле, шул исәптән юристлар профессиональ бердәмлекләренең мөмкинлекләре дә билгеләнә.
Күрсәтелгән Указ положениеләрен башкару барышында 2010 елның 1 июленә кадәр Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм күрсәтү һәм аны хокукый мәгърифәтле итү республика программасы проектын эшләп чыгару планлаштырыла. Әлеге проектта халыкны хокукый мәгърифәтле итү һәм юридик белемнәрне пропагандалауга багышлап түләүсез юридик ярдәм күрсәтү һәм хезмәт коллективлары, оешмалар, учреждениеләр, предприятиеләргә чыгып халыкны хокукый мәгърифәтле итү буенча чаралар оештыру каралган.
Программа проекты тарафыннан шулай ук мәдәният, белем бирү учреждениеләренең эшчәнлеген, юридик белем бирүне пропагандалау өлкәсендә халыкны социаль яклауны, белем бирү учреждениеләрендә укучыларда һәм яшьләрдә югары гражданлык һәм хокукый аң тәрбияләүне координацияләү каралаган.
Гражданнарга юридик ярдәм күрсәтү һәм аларны хокукый мәгърифәтле итү мәсьәләләре даими рәвештә Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан региональ бүлегенең игътибары үзәгендә тора.
Хокук темаларына 39 номерлы мәктәптә, 3 номерлы гимназиядә, Лобачевский ис. 98 номерлы лицейда очрашу-фикер алышулар инде уздырылды. 5 номерлы лицейга чыгарга планлаштырылган. Барлык уку йортларында өлкән сыйныф укучыларының Министрлыкның практик хезмәткәрләре белән очрашулары ике яклап канәгатьләнү хисләрен тудыра: укучылар Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы, җирле үзидарә органнарының, закон чыгаручы, РФ һәм ТР башкарма хакимият органнарының эшчәнлеге, сайлау системасы турында яңа белемнәргә ия булалар, Россия юристлары Ассоциациясенең максатлары һәм бурычлары турында файдалы мәгълүмат алалар, үзләренең тормышлары өчен мөһим булган сорауларын бирәләр: армиядә хезмәт итү, суд эшчәнлеге турында, судьяның кагылгысызлыгы турында һ.б. Юрист-практиклар, яшьләрнең хокукый грамоталылыкларын күтәрү йөзеннән, барлык хокукый темаларга багышланган сорауларга җавап бирәләр.
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International