Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру Стратегиясе буенча 2009-2011 елларга Республика программасына үзгәрешләр әзерләү турында

2010 елның 14 мае, җомга
Бүген Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 22.09.2008 елдагы 693 номерлы карары нигезендә расланган Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру Стратегиясе буенча 2009-2011 елларга Республика программасына үзгәрешләр әзерләү буенчаэшче төркемнең чираттагы утырышы узды.
Татарстан Республикасы юстиция министры боерыгы (11.05.2010 елдагы 01-02/30 номерлы) нигезендә эшче төркем оештырылган. Аның составына Татарстан Республикасы коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру бүлеге, Министрлыкның закон проектлары белән эшләү бүлеге, Татарстан Республикасы норматив хокукый акларының бердәм банкы бүлеге һәм Министрлыкның хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру Департаменты вәкилләре керде. Бу эшче төркемне Татарстан Республикасы юстиция министры беренче урынбасары - Столяров Сергей Николай улы җитәкли.
Әлеге боерык нигезендә эшче төркемгә 2010 елның 17 маена кадәр, Россия Федерациясе Президентының “Коррупциягә каршы эшчәнлекнең милли стратегиясе һәм 2010-2011 елларга коррупциягә каршы эшчәнлекнең милли планы” Указындагы таләпләрне исәпкә алып, Республика программасына тиешле үзгәрешләр әзерләргә зарур. Министрлыкның закон проектлары белән эшләү бүлегенә 2010 елның 20 маена кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына эшче төркем тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проектын кертергә боерылган.
Утырышта катнашучылар Республика программасындагы чараларының яңартылган исемлеге хакында фикер алыштылар һәм аерым пунктларга тиешле төзәтмәләр керттеләр. Шулай ук эшче төркем тарафыннан Татарстан Республикасы Министралр Кабинеты алдында Республика программасының аерым чараларын гамәлгә ашыру өчен өстәмә акча ихтыяҗлыгы мәсьәләсен күтәрергә карар кылынды. Татарстан Республикасы Министралр Кабинетына тиешле хат юлланачак.
                                                                       
ТР юстиция Министрлыгының Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International