Дәүләт Думасына кызыксындыру лотереясын тулысынча тыю турында закон проекты кертелде

2010 елның 14 мае, җомга
Инициатива авторлары комарлы уеннар бизнесы өчен чираттагы чигенү юлын капларга телиләр. Әмма әлеге тыю нәтиҗәсендә ашамлыклар, аеруча – тәмәке һәм хәмер продуктларын җитештерүчеләр зарар күрәчәк.
Ярославль өлкәсе думасы Дәүләт Думасына 2010 елның 1 июленнән Россиядә кызыксындыру лотереяларын тыю турында закон проектын кертте.
“Бүгенге кәндә федераль закон тарафыннан каралган кызыксындыру лотереясын уздыру процедурасы модификацияләнгән җиһазлар куллану ярдәмендә комарлы уеннар бизнесын легализацияләүгә мөмкинлек бирә, һәм бу гражданнарның массакүләм хокукларын бозуга китерә, криминаль күренешләргә нигез булып тора”,- диелә закон проектының аңлатмасында.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International