Документ президент Дмитрий Медведев тарафыннан бу елның март башында карауга кертелгән. Закон проектының максаты – россиялеләргә бәхәс, килешмәүчәнлекләрне җайлы һәм тиз рәвешле хәл итү һәм дәүләткә елдан ел үсә бара торган суд чыгымнарын экономияләү юлларын тәкъдим итү.
Бәхәсләр һәм конфликтлар, кызганычка каршы, - кешеләр арасында туа торган мөнәсәбәтләрнең аерылгысыз юлдашы. Алар теләсә кайсы җөмгыятьтә бар, булган һәм һәрвакыт булачак. Димәк, бу бәхәсләрне чишүнең дә нормаль юллары булырга тиеш.
Медиация термины Ватаныбыз колагына бик үк ятып бетми, хәтта, конфликт термины кебек үк, әллә кайчан барлыкка килсә дә. Инде күп гасырлар элек халык җитди килешмәүчәнлекләрне гел кылычлар белән генә түгел, бәлки сөйләшүләр ярдәмендә хәл итәргә була икәнлегенә төшенгән. Борынгы Русьта арадашчылар ярдәмендә кнәзлекләр арасындагы үзара сугышларны булдырмауга ирешергә тырышканнар. Бу очракларда арадашчылар булып руханилар чыккан.
XIX гасыр башында Россия империясендә коммерциячел судлар уңышлы эшләгән. Мондый судларда процесс килештерү формасында алып барылган. Коммерциячел судлар отчетларында да "медиатор" термины кулланылган.
Безнең заманда гаилә эчендәге низагларны медиация ысулы ярдәмендә килештерү юлыннан файдалануга беренче адымнар ясалган. Шуннан соң боларга эш бирүче һәм хезмәткәр, эшмәкәрләр, фирмалар, банклар һәм башкалар кушылган. Әле ике ел элек кенә РФ президентының киңәшчесе, юридик фәннәр докторы Вениамин Яковлев әйтүенчә, Дәүләт Думасы депутатлар каравында арадашчы ярдәмендә килешү процедурасы турындагы закон проекты бар. Ләкин ул вакытта закон үтмәде. Ниһаять барысы да кайтты. Чөнки, безнең заман шуны таләп итте.
Россиядә әлегә кадәр мондый арадашчылыкны регламентацияләгән, җайга салган закон чыгаручы акт юк. Әмма арадашчылык үзе, бәхәсләрне җайга салу ысулы буларак Арбитраж процессуаль кодекста язылган. Анда арадашчылык та, арадашчы да бар.