Алиментлар түләү буенча дәүләт фонды төзелә

2010 елның 17 мае, дүшәмбе
РФ ИП матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, РФ Иҗтимагый палатасы РФ Хакимиятенә дәүләт Алимент фонды оештыру турында мөрәҗәгать юллады. Дәүләт Алимент фонды суд билгеләгән алиментларны алучыларга түләячәк һәм түләмәүчеләрдән акчаны мәҗбүри алачак.
“Алимент түләргә тиешле кеше үз вазыйфаларын тиешле рәвештә үтәми икән, алиментлар балаларга кадәр барып җитсен өчен дәүләт тарафыннан зур көч куелырга тиеш”,- дип белдерде социаль мәсьәләләр һәм демографик сәясәт буенча ИП комиссиясе рәисе Елена Николаева (матбугат хезмәте цитатасы).
Ул алиментларны түләүченең кеременнән алынган процентлардан чыгып түгел, бәлки индексацияләнүче даими сумма рәвешендә билгеләргә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, бу сумма, бала ихтыяҗыннан чыгып һәм түләүченең мөмкинлекләрен исәпкә алып, шәхсән исәпләнергә тиеш.
Шулай ук РФ Иҗтимагый палатасы коммерциячел булмаган оешмаларга уңышсыз булган гаиләләрнең опека һәм попечительлеге оешмаларының уполномоченныйлар ролендә чыгу хокукы бирергә тәкъдим итә. Җомга көнне бу тәкъдим РФ хакимиятенә һәм Дәүләт Думасына җибәрелгән.
Опека һәм попечительлек оешмаларының уполномоченныйлары булып теләсә нинди буйсынудагы һәм милекчелек формасындагы, шул исәптән социаль ориентацияләнгән, НКО эшли алалар. Опека һәм попечительлек органнары һәм уполномоченный оешмаларның үзара бердәм эшчәнлеге түләүсез нигездә башкарылырга һәм төзелергә тиеш.
Уполномоченный оешмаларга уңышсыз гаиләләрдә яшәүче балаларның тормыш-көнкүрешләре, тәрбиләү, белем бирү һәм камилләштерү шартларын тикшерү һәм контрольдә тоту хокукы бирергә кирәк.
“Балигъ булмаганнарның күзәтүсезлегенә һәм хокук бозуларына каршы профилактика нигезләре турында” законга “бала хокукларын яклау планы” төшенчәсен кертергә тәкъдим ителде.
 
www.Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International