ТР юстиция Министрлыгында аттестация комиссиясе утырышы

2010 елның 19 мае, чәршәмбе
Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендә аттестация комиссиясенең дәүләт хезмәткәрләренә - Татарстан Респуликасы җәмәгать судьяларына, аттестация үткәрү буенча чираттагы утырышы узды.
Комиссия утырышы эшчәнлегендә бәйсез экспертлар катнашты: В.П.Ганчурин – ТР Президенты каршындагы дәүләт һәм муниципаль идарә Академиясе ректоры ярдәмчесе; В.А.Гуревич - А.Н.Туполев ис. Казан дәүләт техник университетының эшмәкәрлек хокукы кафедрасы мөдире урынбасары, юридик фәннәр кандидаты; В.Б.Паймухин – “Россия юристлары Ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлеге аппараты җитәкчесе.
Аттестация нәтиҗәләре нигезендә 14 дәүләт хезмәткәре граждан хезмәткәре вазыйфаларын биләүгә хокуклы дип танылды.
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International