Икенчедән, узып китү кагыйдәләре шактый үзгәреш кичерде. Узып китү төшенчәсе астында “бер яки берничә транспорт средстволарын, каршы килүче хәрәкәт өчен карлган каршы полосага (йөрү ягына) чыгып, узып китү, аннан соң элек хәрәкәт иткән полосага кайту(йөрү ягына)” күз алдында тотыла.
Берничә төзәтмә юл хәрәкәтендә катнашучырга да кагыла. Иминлек каешларын куллану бөтен кеше өчен мәҗбүриләштерелде. Моңарчы бу кагыйдә машина йөртергә өйрәтүче инструкторларга, оператив хезмәт машина йөртүчеләренә һәм пассажирларына кагылмый иде.
Юлда җәйяү йөрүчеләр үзләрен тагын да ышанычлы хис итәчәкләр. Машина йөртүчеләр машина йөри торган юлга аны аркылы чыгар өчен аяк баскан һәр затка юл бирергә тиеш булалар.
Яңа кагыйдәләрне үзләштерү өчен россияле машина йөртүчеләргә ярты ел вакыт бирелә, чөнки төзәтмәләр аларны рәсми бастырып чыгарганнан соң 6 ай узгач үз көчләренә керәчәк.