Татарстан Республикасы Премьер-министры ТР Минюст эшчәнлеге белән танышты

2010 елның 20 мае, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгына килде һәм аның эшчәнлеге белән танышты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Курманов, аның урынбасарлары һәм Министрлыкның структур бүлекләре җитәкчеләре белән очрашты.
Коллегалары белән әңгәмә барышында И.Ш.Халиков Минюст эшчәнлеге, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенең эшчәнлеге, аерым алганда, ТР муниципаль норматив хокукый актлар Регистрының һәм ТР норматив хокукый актларының Бердәм банкының тулылануы, Министрлыкның еллык һәм көндәлек документлар әйләнешенең исәп- хисап күрсәткечләре белән танышты. ТР Хакимият Башлыгы республиканың җәмәгать судьялары аппараты һәм Министрлык аппаратының тәэмин ителеше белән дә кызыксынды.
Премьер-министр Минюстны теләсә нинди характердагы мәглүмат әзерләү буенча иң оператив Министрлыкларның берсе дип атады, коллективка алдагы эшләрендә уңышлар теләде һәм эштә ирешелгән исәп-хисап һәм сыйфатлы күрсәткечләрне саклап калырга өндәде.
Татарстан Республикасы Премьер-министр белән бергә Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе башлыгы Р.Ф.Гафиятуллин һәм Министрлар Кабинеты Аппаратының дәүләт хакимияте башкарма һәм җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлеген оештыру бүлеге башлыгы А.Н.Белов та килгән иде.
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International