Производствода алган җәрәхәтләнү һәм профессиональ авырулар өчен түләүләр гадел төс алды

2010 елның 21 мае, җомга
2010 елның 19 маендагы 90-ФЗ номерлы “Производствода булган бәхетсез очраклардан һәм профессиональ авырулардан мәҗбүри социаль страховкалау турында” Федераль законның 12 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” Федераль закон имзаланды.
Элек, 2006 елның 30 июнендә РФ Югары Советы Карары үз көчен югалткан дип танылды. Бу документ хезмәт вазыйфаларын башкарган вакытта сәламәтлегенә китерелгән зыян өчен кайтарыла торган акча күләмен исәпләү максатында хезмәткәрләрнең эш хакына тапкырлана торган коэффициентларны билгели иде.
Зыян килү өчен коэффициент 1971 елдан алып 1991 елга кадәр ел саен билгеләнеп килгән иде. Моннан тыш, 1991 елның 1 гыйнваренә кадәр сәламәтлеккә килгән зыян өчен үстерүче коэффициент 6, 1991 елның 1 гыйнвареннән 1993 елның 31 гыйнваренә кадәр – 3 коэффициенты кулланылган.
Үткән вакыт өчен эш хакын “замандаштыру” тәртибе инде кайтарылган. Закон ай саен түләнә торган страховка күләмен исәпләп чыгару өчен эш хакын исәпләү вакытында кулланылган әлеге коэффициентларны куллану нормалары белән тулыландырылган.
Төзәтмәләр рәсми рәвештә басылып чыккан көннән үз көченә керәчәкләр, шул ук вакытта 2006 елның 30 июненнән алып бүгенге көнгә кадәрге чор эчендә билгеләнгән түләүләр бирелгән көненнән үк яңадан исәп-хисапланырга тиеш.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International