Д.Медведев допингка каршы көрәш турында закон имзалаган

2010 елның 21 мае, җомга
Президент “Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” Федераль законга кул куйды. Әлеге закон спортта допингка каршы көрәш чараларын тагын да көчәйтүгә юнәлдерелгән.
“Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт турында” Федераль закон терминологиясе, спортта допинг куллануга каршы торуга кагылышлы өлешендә, спортта допингка каршы тору Халыкара конвенция (2005 ел) белән туры китерелгән. Аерым алганда, күрсәтелгән Федераль законга “допинг”, “допингка каршы кагыйдәләр” һәм “допингка каршы оешмалар” кебек төшенчәләр кертелгән, “допинг средстволарын куллануга каршы эшчәнлек” термины “спортта допингны булдырмау һәм аңа каршы көрәш” термины белән алмаштырылган.
Допинг булып допингка каршы кагыйдәләрне бозу танылуны истә тотып, “Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт турында” Федераль законда әлеге бозуларның тулы исемлеге, шулай ук допингка каршы гомумроссия оешмасының статусы теркәлгән. Бу оешманың максаты булып гомумроссия допингка каршы кагыйдәләр эшләп чыгару, шул кагыйдәләрне һәм допинг-контроль элементларын үтәүне тәэмин итү тора.
Моннан тыш, “Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт турында” Федераль закон башкарма хакимиятнең федераль органының физик культура һәм спорт өлкәсендә спортта допингны булдырмау һәм аңа каршы көрәш буенча вәкаләтләре турында, шулай ук бу өлкәдә гомумроссия спорт федерацияләре һәм спорт чараларын оештыручыларның вазыйфалары хакында нигезләмәләр белән тулыландырылган.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International