Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының йомгаклау коллегиясе

2016 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2016 елның 20 гыйнварында «Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2015 ел йомгаклары һәм 2016 елга бурычлары турында» Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков катнашты.

Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова докладында министрлыкның 2015 елгы эш йомгаклары яктыртылган һәм 2016 елга өстенлекле бурычлары билгеләнгән иде.

«Татарстан Республикасының тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләре үтәлеше контролен гамәлгә ашыру» темасына татар телендәге өстәмә доклад белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов чыгыш ясады.

Актуаль темаларга Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе җитәкчесе А.А.Ощепков,  «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлеге рәисе И.И.Гыйрфановлар чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков коллегиядәге йомгаклау чыгышында министрлыкның 2015 елдагы эшен уңай бәяләде, республикада хакимият органнарының норма чыгару өлкәсендәге эш системасы җайга салынган булуын ассызыклап үтте.

Премьер-министр 2016 елда министрлыкның төп эшләрен билгеләде. Шул исәптән:

түләүсез юридик ярдәм алырга хокуклы гражданнар исемлеген һәм түләүсез юридик ярдәм итү очраклары исемлеген киңәйтү буенча тәкъдимнәр кертүне;

каралган финанс ресурсларын нәтиҗәле файдаланып, җәмәгать судьяларының эшчәнлеген оештыру һәм матди-техник яктан тәэмин итү  буенча программада каралган чараларны гамәлгә ашыруны дәвам итүне;

башкарма хакимият органнарының ТР законнарында каралган актларны кабул итү эшен координацияләүне йөкләде.

Сүзен тәмамлап, Премьер-министр куелган бурычларны үтәгән министрлык хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткерде һәм бүләкләр тапшырды:

Хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге мөдире урынбасары Подтелкова Диләрә Илдус кызына Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт сүзен;

Җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге мөдире урынбасары Шакиров Владимир Илгизәр улына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын;

Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Заһидуллин Рөстәм Илдус улына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының эшләр идарәчесе Латыпов Наил Ирек улы, «Россия юристлары ассоциациясе»нең Татарстан региональ бүлеге аппараты җитәкчесе Паймухин Валентин Борисович Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Почет грамоталары белән бүләкләнде.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Идел буе суд районы буенча җәмәгать судьялары аппаратының 5 разрядлы машина йөртүчесе Гыйззәтуллин Алмаз Наил улына, “Столица” Татарстан Республикасы адвокатлары коллегиясе адвокаты  Андреев Алексей Леонидовичка, “Татарстан халыклары дуслыгы йорты” дәүләт бюджет өчреждениесенең гомуми сораулар буенча урынбасары Хөсәенов Айдар айрат улына Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International