Туризм индустриясе объектларын классификацияләү тәртибе расланган

2010 елның 22 мае, шимбә
Россия Федерациясе спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте Министрлыгының 2010 елның 7 маендагы боерыгы нигезендә, үз эченә кунакханәләрне һәм бүтән урнашу средстволарын, таучаңгылары трассаларын, пляжларны үз эченә алган, туризм индустриясе объектларын классификацияләү тәртибе расланган.
Әлеге документ тарафыннан кунакханәләргә, бүтән урнашу средстволарына, таучаңгылары трассаларына, пляжларга категория бирү тәртибе билгеләнгән. Бу эш белән аккредитация узган оешмалар шөгыльләнә.
Категория оешма яисә туризм индустриясе объектлары хуҗасы яисә алардан файдаланучы эшкуар гаризасы буенча билгеләнә. Тапшырылган документлар 10 календарь көне эчендә карала. Аккредитация узган оешма белән шартнамә төзелә.
Туризм объектын бәяләү нәтиҗәсендә аңа категория бирелә. Тиешле таныклык әзерләнә. Бу хакта Ростуризмга хәбәр җибәрелә. Ул, үз чиратында, сайтта бу турыда мәгълүмат урнаштыра. Мондый дәрәҗәдәге объект тиешле категория Знагын кулланырга хокуклы.
Туризм объекты 2 елга 1 мәртәбә үзенең категориясен расларга тиеш.
Апелляция бирү хокукы каралган.
Кунакханәләр өчен 5 категория (1 дән алып 5 йолдызга кадәр), таучаңгылары трассаларына – 4 (яшел, зәңгәр, кызыл, кара), пляжлар өчен – 3 (I - югары, III – түбән). Һәрберсе өчен таләпләр билгеләнгән.
Мәсәлән, теләсә кайсы категориядәге пляжда коткару хезмәте, бәдрәфләр, киенү кабиналары, душ, чүплекләр, коткару боҗралары булган калкан, эчәргә яраклы су тутырылган баклар (яисә суүткәргеч челтәренә тоташкан фантанчык). Ел саен коену чоры башланыр алдыннан су төбе пыялалардан, очлы ташлардан һәм башка куркыныч матдәләрдән чистартыла. Балалар һәм йөзә белмәүчеләр өчен 1,2 м. тирәнлектәге коену кишәрлекләре әзерләнә. I һәм II категориядәге пляжлар зонтлар һәм шизлонглар, ашау пунктлары һәм күңел ачу, балалар һәм спорт зоналары барлыгын күз уңында тота.
РФ Минюстында 2010 елның 13 маенда теркәлгән. Теркәлү номеры 17191.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International