Россия юристлары Ассоциациясенең региональ бүлекләре арасында футбол турниры

2010 елның 24 мае, дүшәмбе
Узган шимбәдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65-еллыгына багышланган Россия юристлары Ассоциациясенең иптәшләрчә футбол турниры кысаларында футбол кырында “Россия юристлары Ассоциациясенең” Татарстан һәм Марий региональ бүлекләре очрашты.
Бүгенге футбол иң тамашалы спорт төрләреннән берсе булып тора, моннан тыш, бу әле берләштерә торган фактор, безнең корпоратив культурабызның мөһим бер өлеше ролен үти.
Юристлар Ассоциациясенең региональ төркемнәре арасында футбол турниры гадәткә кереп бара, ул бу төр спортның һәм юристларның формаль булмаган шартларда аралашуы җирлегенең үсүенә китерә. Узган елның көзендә Марий, Татарстан һәм Чуаш республикаларыннан килгән юристлар Ассоциациясенең региональ төркемнәре инде футбол кырында очрашкан иде. Әлеге турнир кысаларында барлыкка килгән мөнәсәбәтләр көннән-көн арта бара һәм партнерлык мөнәсәбәтләренең уңышлы үсешенә яңа этәргечләр өсти.
Узган футбол матчына килгәндә, Татарстан төркеме Йошкар-Ола шәһәренең “Дуслык” стадионында Марий-Эл төркемен 4:1 саны белән җиңде. Беренче тайм татарстанлылар файдасына 2:0 саны белән тәмамланды. Моннан соң хуҗалар активлашты, кунаклары капкалары янында берничә кискен мизгелләр тудырды, әмма алар икенче тайм барышында бер тапкыр гына уңышка ирешә алдылар. Бер керттергән гол өчен безнең төркем ике туп кертте. Матч килешүсез спорт көрәшендә узды, ләкин уеннан чыгарылучылар булмады. Күңелләргә килешүсез көрәшнең якты мизгелләре, матур комбинацияләр һәм голлар уелып калды.
Турнир уздыруның регламент тәртибен билгеләүче нигезләмә шартлары буенча төркемнәр Россия юристлары Ассоциациясе әгъзаларыннан, РЮА әгъзаларының Бердәм реестрындагы тиешле региональ бүлекләргә билгеләнгән 18 кешедән, оештырылды. Татарстан төркеме составында прокуратура, адвокатура, ТР юстиция Министрлыгы, ТР тарифлар буенча Дәүләт Комитеты хезмәткәрләре уйнадылар.
ТР тарифлар буенча Дәүләт Комитетының хокук бүлеге белгече Рашид Гарапшин үзен менә дигән вратарь икәнлеген күрсәтте. Уздырылган футбол матчы 2010 елның җәендә, Россия юристлары Ассоциациясенең региональ бүлекләре арасында үтәчәк Бөтенроссия футбол турниры алдыннан әзерләнү булды.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International