Эксперт советы утырышы

2016 елның 22 гыйнвары, җомга

2016 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомоствоара координацион комитетның Эксперт советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Юстиция министры Р.И.Заһидуллин алып барды.

Эксперт советы утырышында җиде закон проекты каралды. Шуларның түбәндәгеләре хупланды:

1. “Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарына гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләре бирү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы проекты (әзерләүче – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе);

2. «Гражданлык хәле актлары турында» Федераль законның 4 статьясына үзгәрешләр кертү турында”  Федераль закон проекты (әзерләүче – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе)

3. “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 3.1 статьясына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы проекты (әзерләүче – Татарстан Республикасы хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе);

 4. Россия Федерациясе Салым Кодексының икенче өлешендәге 333.33 статьясына һәм "Этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукция җитештерүне, алар әйләнешен дәүләт тарафыннан көйләү турында"гы Федераль законның 19 статьясына үзгәрешләр кертү турында Федераль закон проекты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International