ТР административ-территориаль Реестрын раслау турында

2010 елның 24 мае, дүшәмбе
Бүген ТР юстиция министры урынбасары - Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы М.Х.Вафин рәислегендә административ-территориаль берәмлекләрнең һәм муниципаль берәмлекләрнең исемлеген ачыклау, Татарстан Республикасында 2010 елда Бөтенроссия халык санын алуны әзерләү һәм уздыруга хезмәттәшлек итү Республика комиссиясе картографиясе мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы узды.
Әлеге утырышта эшче төркем әгъзалары Татарстанстатка мәгълүмат тапшыру мәсьәләсен, муниципаль берәмлекләр, ТР муниципаль берәмлекләре составына керүче торак пунктлары исемлеге турындагы мәсьәләләрне карадылар. Эшче төркем рәисе М.Х.Вафин утырышта катнашучыларга “Татарстан Республикасының административ-территориаль төзелеше турында” 2005 елның 7 декабрендәге Татарстан Республикасы Законының 28 статьясын гамәлгә ашыру максатында 20.05.2010 елдагы 01-02/34 номерлы Татарстан Республикасы юстиция министры боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы административ-территориаль берәмлекләр Реестры раслану хакындагы мәгълүматны җиткерде.
Әлеге Реестрга республика территориясендә урнашкан барлык административ-территориаль берәмлекләр, шул исәптән торак пунктлары, кертелгән. Административ-территориаль Реестрдан мәгълүматлар кызыксынучы органнар, оешмалар яисә физик затлар гаризалары буенча биреләчәк.
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International