2016 елның 25 гыйнварында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм бүлеге хезмәткәрләре белән бергә җирле үзидарә органнарына гражданнарны тузган торак фондыннан күчерү буенча Республика адреслы программасының гамәлгә куелышы мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтү өчен республиканың Яшел Үзән муниципаль районына чыкты.
Милек хуҗаларыннан тузган торакларны алу алдыннан законнарда каралган проецедураларның үтәлеше өйрәнелде; милек хуҗаларының тузган торакларны түләп алу юлы белән алу турында белдерүне алуларын раслаган документларга анализ ясалды.
Хезмәткәрләр гражданнарны тузган торак фондынна күчерү барышында җирле үзидарә органнарында туган проблемалы сорауларга җавап бирделәр, районнанрда әлеге программаның гамәлгә куелышына бәйле хокукый мәсәләләр буенча практик һәм методик киңәшләр бирделәр.