Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгында Экспертлар советы утырышында

2010 елның 25 мае, сишәмбе
Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгында Ведомствоара координация комитетының хокук мәсьәләләре буенча Экспертлар советы узды. Экспертлар советы әгъзалары биш республика закон проекты турында фикер алыштылар, шуларның өчесе расланды:
 “Татарстан Республикасында инвестиция салым кредитын бирү шартлары һәм нигезләре турында” (эшләүчесе – Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгы;)
 “Татарстан Республикасы аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” (эшләүчеләре – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгы, Татарстан Республикасы мәдәният Министрлыгы, Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы;)
 “Татарстан Республикасы Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре җәмәгать судьяларының суд участоклары чикләре турында” (эшләүчесе - Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы);
 “Татарстан Республикасында сәүдә эшчәнлеген дәүләт тарафыннан җайга салу нигезләре турында” Татарстан Республикасы законы проектын (эшләүчесе – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә Министрлыгы) һәм “Татарстан Республикасында инвалидларны эш белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтү турында” Татарстан Республикасы законы проектын (эшләүчесе – Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгы) Экспертлар советы әгъзалары хупламады һәм эшләп тәмамлауга җибәрде.
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International