Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының норматив хокукый актларын 2010 елда дәүләт теркәве турында

2010 елның 25 мае, сишәмбе
2010 ел башыннан Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгына дәүләт теркәвенә республика хакимиятенең башкарма органнары тарафыннан эшләнгән 161 норматив хокукый акт керде.
Әйтергә кирәк, мәсәлән, март аенда кертелгән һәм теркәлгән актларның төп өлешен административ регламентлар алып торды. Күрсәтелгән чор эчендә 23 Административ регламент һәм 4 Административ регламентларга үзгәрешләр кертүче акт теркәлде. Шуларның 12 Административ регламентны Татарстан Республикасы экология Министрлыгы кертте, 3 – Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре Министрлыгы, 2-шәр – ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС Идарәсе һәм Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгы кертте.
Дәүләт теркәвен үтәргә тиеш булган башкарма хакимияте республика органнары актларын ачыклау буенча эш дәвам итә. Шул рәвешле, 2010 елның 29 мартында Татарстан Республикасы социаль-икътисади мониторинг Комитеты тарафыннан тикшерү үткәрелде, дәүләт теркәвенә кертелергә тиешле 4 норматив хокукый акт ачыкланды. 2010 елның 16 апрелендә сәнәгать һәм сәүдә Министрлыгында тикшерү алып барган вакытта Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге белгече тарафыннан 1 норматив хокукый акт ачыкланды, аны дәүләт теркәвенә һәм реестрга кертү өчен юстиция Министрлыгына җибәрергә тәкъдим ителде.
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International