ТР юстиция Министрлыгы аттестация комиссиясе утырышы

2010 елның 26 мае, чәршәмбе
Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендә җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренең биләгән вазыйфаларына туры килүләрен аттестацияләү буенча аттестация комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Комиссия утырышы эшчәнлегендә бәөсез эксперт – Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан региональ бүлеге аппараты җитәкчесе В.Б.Паймухин катнашты.
Чираттагы аттестация узу графигы нигезендә 12 дәүләт хезмәткәре вазыйфаларын биләүгә туры килү имтиханнарын тотты.
Комиссия әгъзалары имтихан бирүчеләрнең дәүләт хезмәте турында, җәмәгать судьялары турында федераль һәм республика законнарын, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конституцияләрен, шулай ук дәүләт хезмәткәренең вазыйфаи регламентын һәм шуның нигезендә башкарыла торган функциональ вазыйфаларын белүләрен тикшерделәр.
Комиссия җәмәгать судьялары аппаратының яхшы дәрәҗәдәге әзерлеген ассызыклады, аттестациянең уңышлы үтүен билгеләде.
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International