Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Кормановның юстиция Министрлыгы төзелүенә 90-ел тулу бәйрәме белән котлавы

2010 елның 27 мае, пәнҗешәмбе
Хөрмәтле коллегалар!
Сезне Татарстан АССР төзелүенә 90 ел һәм юстиция Министрлыгы төзелүенә 90 ел тулу бәйрәме белән котлыйм!
Дәүләтлелек үсү таңында гамәлгә куелган иң олы министрлыкларның берсе булган юстиция Министрлыгы республиканың байтак социаль-хокукый бурычларын хәл итүдә мөһим роль уйный.
Узган еллар дәверендә Министрлык җитди, авторитетлы, дәүләтне юстиция өлкәсендә тәэмин итү эшендә зур тәҗрибә туплаган ведомство буларак формалашты.
Бүген безнең җилкәләрдә Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары тарафыннан закон проектларын эшләүләрен һәм норматив эшчәнлекләрен хокукый ятан тәэмин итү һәм координацияләү, җирле үзидарә органнарының хокук мәсьәләләре буенча хезмәттәшлеген оештыру, шәхеснең һәм дәүләтнең хокук һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итүгә булышлык итү, Татарстан Республикасы территориясендә җәмәгать судьялары эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен шартлар белән тәэмин итү өчен зур җаваплылык ята.
Татарстан Республикасы коррупциягә каршы сәясәтенең Стратегиясен гамәлгә ашыру буенча Республика Программасы нигезләмәләрен гамәлгә кертүне контрольдә тоту һәм норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү нигезендә Министрлык коррупция күренешләренә каршы профилактика мәсьәләләрендә үзеннән зур өлеш кертә.
Министрлык белгечләре Татарстан Республикасы законнар җыентыгын әзерләү, бастыру һәм яңарту эшчәнлегендә катнашалар.
Юстиция Министрлыгы хәл итә торган бурычларның мөһимлеге һәрбер хезмәткәрдән аеруча компитентлылык һәм тәҗрибә, профессиональ бурычны һичсүзсез башкаруны таләп итә.
Хөрмәтле коллегалар! Чын күңелемнән сезне Министрлык төзелү юбилее белән котлыйм!
Нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, эшләрегездә уңышлар, Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы алдында торган бурычларны хәл итәрлек чиксез дәрт.
Министрлык ветераннарына аерым рәхмәт белдерәм!
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International