Минюстның 90-еллыгына багышлап

2010 елның 27 мае, пәнҗешәмбе
Бүген, 2010 елның 27 маенда Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Декреты нигезендә оештырылган Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республика (ТАССР) төзелүенә 90 ел тулды.
Шушы ук Декрет белән беренчеләрдән булып ТАССР юстициясе Халык комиссариаты гамәлгә куелды.
Бүген республика белән бергә Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы да үзенең 90-еллыгын бәйрәм итә.
ТАССР юстициясенең беренче комиссары булып профессиональ юрист Алексей Николай улы Нехотяев сайланды. Ул Казан университетын бетергән (1904 ел.). Үзенең үсеше чорында Наркомюст байтак структур үзгәрешләр һәм кадрлар күчемлелеген кичергән. Аерым алганда, 1946 елда ТАССР юстиция комиссариаты ТАССР юстиция Министрлыгына үзгәртелә. Шул ук елда ТАССР Минюст системасына ТАССР Югары суды кертелә.
Бөек Ватан сугышы елларында юстиция органы эшчәнлеге гомумхалык бурычына буйсынды – фашизм белән көрәшүгә.
1957 елда ТАССР юстиция Министрлыгы фунцияләре ТАССР Югары судына тапшырыла.
1971 елның 4 февралендә СССР Югары Президиумы Указы нигезендә юстиция органнары яңадан булдырыла. ТАССР юстиция Министрлыгы яңадан төзелә.
Бу датага багышлап коллектив җыелышы үткәрелде, анда юстиция министры М.М.Корманов Министрлыкның җитәкчеләрен, белгечләрен һәм хезмәткәрләрен бу мөһим дата белән котлады һәм Министрлыкның хезмәткәрләренә, ТР җәмәгать судьяларына һәм аларның аппарат хезмәткәрләренә “Казанның 1000-еллыгы истәлегенә” медальләр тапшырды.
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International