Уку елы ахырында

2010 елның 28 мае, җомга
Уку елы ахырында илнең барлык уку йортларында нәтиҗәләр ясала һәм иң яхшы укучылар, студентлар бүләкләнә.
Кичә Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәренең информатика һәм идарә техникумында тантаналы чара уздырылды – “Йолдызлы ассорти”, анда ел дәверендә уздырылган төрле смотр-конкурсларда, олимпиадаларда, бәйгеләрдә җиңгән иң әйбәт укучылар бүләкләнде. Димитровград шәһәренең информатика һәм идарә техникумы чыгарылучылары өчен “Елның иң яхшы студенты” номинациясе белән бу уку йортында үзенең беренче белемен (финанс) алган Татарстан Республикасы юстиция министры, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы ат казанаган юристы М.М.Корманов менә инде берничә ел дәверендә бүләкләве мөлаем гадәткә әверелде.
Быел әлеге номинациягә якташыбыз - Әлки районының Яңа Туба авылында яшәүче Библаева Татьяна ия булды, ул укуы белән генә түгел, хәтта тормышка актив карашлы булуы белән аерылып тора.
Эше тыгыз булуына карамастан Мидхәт Мазгутович якташлары белән мөнәсәбәтләрен яңартып тора. Шулай ук аның янына ел саен гадәттәгечә Урта Сантимер урта мәктәбе укучылары килә. Бу елны укуларында ирешкән уңышлары өчен бүләк итеп ун унынчы сыйныф укучысы министрда кунакта булып кайттылар. Укучылар өчен шәһәр буенча, Кремльгә, Казан федераль универститетына һәм республика Хакимияте бинасына, экскурсия уздырылды
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International