Илдә бердәм дәүләт имтиханнары (ЕГЭ) башланды

2010 елның 31 мае, дүшәмбе
Бердәм дәүләт имтиханы уздыру календаре нигезендә 27 май аеннан укучыларның БДИ бирү башланды. Дәүләт имтиханын бирү күпчелек укучылар өчен 2010 елның 21 июнендә тәмамлана. РФ Генераль прокуратурасы субъектлар прокурорларына бердәм дәүләт имтиханын уздыру вакытында законнар саклауны күзәтүне көчәйтергә карар бирде.
Имтиханда катнашучылар хокукларын саклау зарурлыгына, аны уздыру процедурасы, тәртибе, сроклары, уздыру урыны, имтихан уздыру кагыйдәләрен бозу яисә куелган баллар белән килешмәү турында апелляция бирү урыны турында аларга үз вакытында мәгълүмат бирүгә төп игътибар бирелә. Белем бирү өлешендә федераль законны бозу фактлары ачыкланган вакытта, шул исәптән дәүләт (йомагклау) аттестациясен уздыру тәртибен бозу, аның нәтиҗәләрен алдан уйлап үзгәртү өчен гаепле затларны җавапка тартуны инициативалаштыру.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International