Россия Федерациясе судьялар Советы тарафыннан Суд департаменты белән берлектә “Җәмәгать судьялары һәм конституция (уставлы) суды эшчәнлеге турында мәгълүматка үтемлелек тәэмин итү турында” Россия Федерациясе субъектының үрнәк закон проекты эшләнде
Россия Федерациясе субъектларының гомуми юрисдикция судлары рәисләренә әлеге документ нигезендә тиешле Россия Федерациясе субъектлары закон проектлары эшләргә һәм аларны Россия Федерациясе субъектлары хакимиятенең законнар чыгаручы органы тарафыннан кабул итүне инициативалаштырырга тәкъдим ителде.
РФ судьялар Советы тәкъдимнәре нигезендә Татарстан Республикасында “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеге турында мәгълүматка үтемлелек тәэмин итү хакында” закон проекты эшләнде, ул Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеге турында мәгълүматка үтемлелек тәэмин итүнең үзенчәлекләрен, Федераль закон тарафыннан җайга салынмаган өлешендә, билгели. Закон проекты Хокук мәсьәләләре буенча Ведомствоара координация комитетында карауда.
Татарстан Республикасы Конституция Суды эшчәнлеге турында мәгълүматка үтемлелек белән бәйле мәсьәләләр Татарстан Республикасының аерым законы белән җайга салу күздә тотыла, аның проекты Татарстан Республикасы Конституция Суды тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кертлегән.