Мактаулы исем бирү белән котлау

2010 елның 1 июне, сишәмбе
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Кормановны “Россия Федерациясе атказанган юристы” мактаулы исемгә лаек булуы белән котлады һәм тиешле таныклык тапшырды.
Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, 2009 елның 10 ноябрендә законнар чыгаруда казанышлары һәм күпъеллык уңышлы хезмәте өчен Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә Татарстан Республикасы юстиция министры КОРМАНОВ МИДҺӘТ МӘЗГУТ УЛЫНА “РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ АТКАЗАНГАН ЮРИСТЫ” мактаулы исеме бирелде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков шулай ук юстиция министрын мактаулы исемгә лаек булуы белән тәбрикләде.
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International