Югары белем бирүче уку йортларын тәмамлап мәктәпләргә эшкә урнашканнарга дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтеләчәк

2010 елның 2 июне, чәршәмбе
Югары белем бирүче уку йорталрын тәмамлап мәктәпләргә эшкә урнашкан 1 мең кешегә ярдәм итү өчен дәүләт бюджетыннан 50 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Программа 2010 елның 3 февралендәге Пр-259 номерлы РФ Президенты боерыгы нигезендә эшләнә. РФ Мәгариф һәм фән министры А.Фурсенко билгеләвенчә, ул мәктәпләрдә кадрлар составын яшәртү һәм белем бирү дәрәҗәсен тигезләү максатына юнәлдерелгән, чөнки, иң беренче чиратта, ярдәм авыл җирлегендә һәм ерак регионнарда урнашкан мәктәпләргә китүче яшь укытучыларга күрсәтеләчәк .
Федераль ярдәм кагыла торган 1 мең укытучылар вакансияләре турындагы мәгълүмат, гариза бирү формасы һәм кагыйдәләре Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Мәгариф үсеше федераль институтының рәсми сайтларында 2010 елның 4 июненнән соң урнаштырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International