Россия юристлары Ассоциациясе Татарстан региональ бүлегенең яңа пилотлы проекты

2010 елның 3 июне, пәнҗешәмбе
Россия юристлары Ассоциациясе эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булып хокук культурасын барлык формадагы пропагандалау тора – телевидение, профильле журнал бастырып чыгару, лекцияләр, укыту семинарлары. Шушы юнәлешне тормышка ашыру йөзеннән 2010 елның маенда Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан региональ бүлеге яңа пилотлы проект гамәлгә кертә - гомуми белем бирү мәктәпләренең олы сыйныф укучыларын хокукый мәгърифәтле итү. Проект кысаларында Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы җитәкчеләреннән, белгечләреннән гыйбарәт булган лекторлар төркеме булдырылган, нигездә Ассоциациянең Татарстан региональ бүлеге әгъзаларыннан. Бу төркем Казан шәһәре белем бирү учреждениеләренең олы сыйныф укучылары өчен хокукый эчтәлекле дәресләр алып бара.
Хокукый дәресләр максаты – граждан хокуклары, ирекләре һәм вазыйфалары турында, шулай ук аларны гамәлдә куллану, яклау тәртибе хакында белемнәрне популярлаштыру, яшьүсмерләрдә һәм яшьләрдә законга, җәмгыятьтә үз-үзеңне законлы тотышка позитив мөнәсәбәт формалаштыру.
Мәгълүмати-хокукый компания тарафыннан Казан шәһәре Вахитов районы белем бирү учреждениеләре биләп алынды, аларда хокук сәгатьләре уздырылды.
Проектта катнашучылар олы сыйныф укучылары өчен төрле мәгълүмати материаллар әзерләделәр: юрист-практик тормышыннан алынган коррупциячел күренешләргә каршы көрәш турында, дәүләт, суд хакимияте һәм җирле үзидарә системасы хакында, конституция, сайлау, административ, җинаять хокукы турында гыйбратле вакыйгалар сөйләделәр.
Мәгълүмати-хокукый компания уздыру нәтиҗәсендә ике меңгә якын мәктәп укучылары һәм укытучылары беренче куллардан диярлек гражданнарның, аерым алганда яшьүсмерләрнең, социаль, хокукый сакланылуларына, хокукый культураларын тәрбияләүгә юнәлдерелгән белемнәргә ия булдылар.
Гомуми белем бирү мәктәпләрендә мәгълүмати-хокукый компания уздыру нәтиҗәсе мәктәп администрацияләренең укучыларны хокукый мәгърифәтле итү өлкәсендә алга таба хезмәттәшлекне дәвам итүгә чакыру булды.
Яшьүсмерләрне һәм яшьләрне хокукый мәгърифәтле итү буенча проектны тормышка ашыруны дәвам итү яңа уку елыннан башларга планлаштырылган.
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International