Җәмәгать судьялары аппаратының “РФ судлары эшчәнлеге турында мәгълүматка үтемлелек тәэмин итү хакында” Федераль Закон таләпләрен башкаруга әзерлеге турында

2010 елның 3 июне, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Югары судында Татарстан Республикасы судьялар Советының чираттагы утырышы узды, анда республика судларының 2010 елның 1 июленнән үз көченә керәчәк “Россия Федерациясендә судлар эшчәнлеге турында мәгълүматка үтемлелек тәэмин итү турында” Федераль закон таләпләрен башкаруга әзерлеге турында киңәшмә алып барылды. ТР судьялар Советы утырышы эшчзнлегендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов һәм ТР юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина катнашты.
Фикер алышына торган мәсьәлә хакында мәгълүмат белән юстиция министры М.М.Корманов чыгыш ясады. Министр Министрлык тарафыннан югарыда күрсәтелгзн закон таләпләренең үтәлеше турында мәгълүмат бирде. Аерым алганда, бу максатта җәмәгать судьялары аппараты өчен Министрлык тарафыннан техника алынган: компьютерлар, серверлар, принтерлар. Хәзерге вакытта җәмәгать судьялары участокларында сайтлар булдыру, аларга техник ярдәм күрсәтү, структуралаштырылган чыбык системасына монтаж ясау мәсьәләләре хәл ителә.
Карала торган эшләр һәм административ материаллар саны даими рәвештә арту сәбәпле, кадрлар мәсьәләсе хакында, җәмәгать судьялары өчен суд участоклары сайтларында суд актларын урнаштыруны гамәлгә ашыручы 116 өстәмә берәмлек консультантлар бүлеп бирү турында фикер алышынды.
Судьялар Советы утырышында почта аша җибәрүләр мәсьәләсе күтәрелде. ТР Судьялар Советы әгъзалары ТР юстиция Министрлыгы фикерен, бюджет средстволарын бүлеп бирү өлешендә, хупладылар. Аерым алганда, сүз җәмәгать судьялары корреспонденциясен гади хат яисә заказлы, белдерү кагәзе белән хат белән җибәрү. Бу карар почта аша хат җибәрүгә тарифлар даими артуы белән бәйле.
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International