Судьялар корпусының профессиональ дәрәҗәсен күтәрү турында закон проекты кабул ителде

2010 елның 4 июне, җомга
Дәүләт Думасы ватан судьялар корпусының профессиональ дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән “Россия Федерациясе судьялары дәрәҗәсе хакында” Россия Федерациясе Законының 20.1. статьясына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын икенче укылышта кабул итте.
Судьялар корпусының профессиональ дәрәҗәсен күтәрү максатында федераль судының судьясы булып тәүге мәртәбә билгеләнгән гражданга бу вазыйфада хезмәт итү өчен махсуслаштырылган һөнәри әзерлек үткәрерүне билгеләргә тәкъдим ителә
Һөнәри әзерлек ике этаптан торачак. Беренче этап – Россия гаделхөкем академияләрендә һәм аның территориаль филиалларында укыту (6 айга кадәр). Икенче этап – судья эш урыны буенча һәм югары судларда (6 айдан ким булмаган вакыт эчендә) практик стажировка.
Квалификация коллегиясе карары нигезендә суд эшчәнлекләреннән өзелеп торулары биш елдан артмаган, алда өч ел дәверендәге профессиональ эшчәнлекләре гаделхөкем белән бәйле булган (тиешле судларда практика алучы прокурорлар, адвокатлар) элекке җәмәгать судьялары, федераль суд судьялары, шулай ук юриспруденция өлкәсендә укыту эше һәм фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнүче гыйльми дәрәҗәгә ия булган затлар, юридик фәннәр докторлары уку һәм стажировкадан азат ителергә мөмкин.
Гражданның судья вазыйфасына билгеләнүеннән соң ук профессиональ әзерләү узуы карала. Бу чорда судья билгеләнгән эш хакын алачак (акчалата хезмәт хакы).
Судта эшләү өчен яңа билгеләнгән судьялар әзерлек үткән вакытка “Россия Федерациясе судьялары дәрәҗәсе турында” Россия Федерациясе Законының 7.1. статьясы тәртибендә отставкада торучы судьялар җәлеп ителә ала
Мондый тәртип судья вазыйфасына инде билгеләнгән гражданнарның максатчан яңадан әзерләүне тәэмин итә. Шулай итеп, аерым алганда, бюджет акчаларын да экономияләү тәэмин ителә.
Закон проекты шулай ук судьяларның квалификацияләрен махсуслаштырылган укыту формасында, шулай ук төрле семинарлар, стажировкалар һәм башка 1995 елның 26 июнендәге 610 номерлы “белгечләргә өстәмә һөнәри белем бирүче (квалификация күтәрү) учреждениеләрнең типлаштырылган нигезләмәсен раслау төрында” Россия Федерациясе карарында каралган квалификация күтәрү формаларында күтәрүнең эзлексез системасын формалаштыруга юнәлдерелгән.
Укыту Россия Федерациясе Президентының 1998 елның 11 маендагы 528 номерлы Указы һәм 1999 елның 28 октябрендәге 119 номерлы Россия Федерациясе Хакимияте Карары нигезендә барлыкка килгән махсуслаштырылган югары профессиональ белем бирүче учреждениесендә - Россия гаделхөкем академиясендә башкарылачак. Квалификация күтәрү шулай ук судларда стажировка үтү формасында башкарылырга мөмкин.
Закон проекты федераль суд судьяларының махсуслаштырылган профессиональ әзерлеген һәм квалификацияләрен күтәрүен федераль бюджет акчалары исәбенә, ә җәмәгатьь судьяларының – Россия Федерациясенең тиешле субъекты бюджеты исәбенә башкаруны күз алдында тота.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International