Хәйрия яңача исәпләнәчәк

2010 елның 7 июне, дүшәмбе
РФ Хакимияте Дәүләт Думасына салымнар өлкәсендә ташламалар һәм коммерциячел булмаган оешмаларга һәм барлык социаль хезмәт күрсәтүчеләргә “уңайлы шартлар” вәгъдә итә торган закон проекты кертте.
Дәүләт яисә муниципаль хакимият белән шартнамәләр нигезендә социаль хезмәтләр күрсәтүче коммерциячел булмаган оешмаларны яисә шәхси оешмаларны өстәмә кыйммәт салымнарыннан ирекле итәргә күздә тотыла. Әлеге хезмәт күрсәтүләр рәтенә авыруларны, инвалидларны һәм өлкән яшьтәгеләрне тәрбияләү, балалар белән түгәрәкләрдә дәресләр алып бару, опекага һәм попечительлеккә алучыларны сайлау, рәсми эшсезләрне хезмәт белән тәэмин итү үзәкләре юнәлешләре буенча профессиональ яктан яңадан әзерләү.
Дәүләт тарафыннан шулай ук ятим балаларга хәйрия һәм дини оешмалардан кергән керемнәрдән салым алмаска карар кабул ителде. мәгариф, мәдәният, сәнгать, спорт (һөнәридән тыш) өлкәләрендә түләүсез һәм кайтаргысыз грантлар алган физик затлар керемнәреннән салым түләдән азат ителәчәкләр.
Коммерциячел булмаган оешмаларның эшчәнлегенә хәйрия максатларында иганә бирүчегә салым чигерү насыйп булачак. Әмма бу чигерү салымга тартыла торган керемнәр суммасының 25% югары булырга тиеш түгел. Әлеге закон 2011 елның 1 январеннән үз көченә керәчәк.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International