Чистай муниципаль районында эшлекле очрашу

2016 елның 10 феврале, чәршәмбе

2016 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов эш сәфәре белән Чистай муниципаль районына чыкты.

Министр урынбасары районның Башкарма комитет җитәкчесе В.В.Пещеров һәм районның Башкарма комитетының торак сәясәте бүлегенең җаваплы хезмәткәрләре белән очрашып, гражданнарны тузган торак фондыннан күчерү буенча Республика адреслы программасын гамәлгә кую мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Очрашу барышында хосусый милек хуҗаларыннан торакны алу буенча иң проблемалы мәсьәләләр каралды.

М.М.Ибәтов торакларны алу барышында законнарны төгәл үтәү кирәклегенә аеручы басым ясады, әлеге процедураны үткәргәндә килеп чыга торган җитешсезлекләрне билгеләп үтте, шулай ук, дәгъва эшләрен оештыру мәсьәләләре буенча методик һәм практик киңәшләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International