Татарстан Республикасында нефть тармагының үсеше турында

2010 елның 8 июне, сишәмбе
2010 елның 2 февралендә Татарстан Республикасы Иминлек Советы каршындагы җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-техник советның 2010 елга эш Планы расланган. План тарафыннан Татарстан Республикасында нефть тармагын үстерүгә юнәлдерелгән берничә чара каралган. Күрсәтелгән чараларны гамәлгә ашыру тиешле закон актларын әзерләүгә бәйле булганга күрә, Планны үтәүдә күрсәтелгән өлешен координацияләүче роль Татарстан Республикасы юстиция министрлыгына бирелде.
30.04.2010 елдагы 01-02/28 номерлы Татарстан Республикасы юстиция министры боерыгы нигезендә Планның аерым пунктларын үтәүне тәэмин итәр өчен өч ведомствоара эшче төркем булдырылды:
 
- нефть чыгару тармагы ихтыяҗлары өчен җир бүлеп бирү, файдалы казылмаларга салым куллану һәм запаслары аз сыйфатлы нефть ятмалары өчен 3млн.с., 5млн.с., 10млн.с. кадәрге льготалы салым куллану турындагы Россия Федерациясе законнарына үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр әзерләүче эшче төркем;
- сейсмография эзләнүләре эшләре алып бару өчен подряд оешмаларына урман кишәрлекләрен бүлеп бирү механизмын җайга салу буенча тәкъдимнәр әзерләүче эшче төркем;
- Татарстан Республикасының кече нефть компанияләрен махсус льготалы салым режимын булдыру буенча тәкъдимнәр әзерләүче эшче төркем;
2010 елның 1 июнендә эшче төркемнәрнең беренче утырышлары узды. Анда нефть компанияләре вәкилләре (“Татанефть” ААҖ, “Нефтеконсорциум” ЯАҖ, “ТНГ-Групп” ҖЧҖ) тарафыннан нефть тармагын үстерү өчен кулай шартлар булдыру максатында законнарны камилләштерү буенча тәкъдимнәр бирелде. Бу тәкъдимнәр Россия Федерациясе Шәһәр төзү һәм Җир кодексларына, Россия Федерациясе “Җир байлыклары турында” Законына, салымнар турындагы законнарына үзгәрешләр кертүне күз алдында тота.
Бүгенге көндә күрсәтелгән тәкъдимнәр эшчә төркемнәр взкилләре тарафыннан өйрәнелә. Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе Салым кодексына, файдалы казылмалар чыгару салымына льгота билгеләү өлешендә, үзгәрешләр кертүне күз алдында тоткан федераль закон проектын әзерләү буенча эш башланды.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты исеменнән Россия Федерациясе Хакимияте рәисе В.В.Путинга Татарстан Республикасы тарафыннан Россия Федерациясе Хакимияте Дәүләт Думасына кертү өчен әзерләген “Сервитутларны норматив-хокукый яктан камилләштерү нигезендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын хуплау турында хат әзерләү буенча карар кабул ителде. Хатта сүз Россия Федерациясе Хакимиятенә закон проектын кертүне һәм аның закон чыгару процедураларын үтүне тизләтү хакында булачак.
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International