Аттестация комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

2016 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының 14 дәүләт граждан хезмәткәренә аттестация үткәрү буенча Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының аттестация комиссиясе утырышы булды. 

Дәүләт граждан хезмәткәрләренең аттестациясе хезмәткәрнең профессиональ потенциалын, функциональ бурычларын үтәүгә әзерлек һәм булдыклылык дәрәҗәсен ачыклауга юнәлтелгән. Аттестациянең төп максаты – конкрет кешенең үзе биләп торган вазыйфага туры килгәнлеген билгеләү.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, комиссия аттестация үтүченең сигезен үзләре биләгән дәүләт граждан хезмәтенә туры килә дип тапты, биш аттестация үтүче профессиональ әзерлек узса яки квалификациясен күтәргән очракта үз вазыйфысына туры киләчәк, бер дәүләт хезмәткәре  дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына туры килми дигән карар кабул итте.

Комиссия утырышында бәйсез эксперт буларак, Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин һәм  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Иҗтимагый совет рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры А.Г.Гатауллин, “Россия юристлары ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлеге советы әгъзасы М.Х.Вафин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International