Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары регистрын формалаштыру турында

2010 елның 8 июне, сишәмбе
Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы эшчәнлегенең бер юнәлеше булып Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары регистрын алып бару тора. Бу регистр республика муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары тарафыннан кабул ителә торган норматив хокукый актлар саныннан формалаша.
2010 елның беренче кварталы эчендә ТР юстиция министрлыгына муниципаль берәмлекләрдән 4454 акт килде, шуларның байтагы нормативлыкка сайлаганнан соң һәм электрон үрнәге тиешле сыйфатлы булганнарын ачыклаганнан соң норматив хокукый актлар регистрына кертелде. 2010 елның икенче кварталында актлар кертелүенең динамикасын анализлау нәтиҗәләре җирле үзидарә органнары тарафыннан регистрга кертү өчен җибәрелә торган актлар санының төшүен күрсәтте. Шулай итеп, апрель һәм май дәверендә 1279 акт кертелде, майда исә, апрельгә караганда - күпкә азрак (249 һәм 1030 тиешенчә). Моннан тыш, электрон үрнәге тиешле параметрларга ия булмаган яки аның мондый үрнәге бөтенләй булмаган актлар саны югары булып тора. Күрсәтелгән җитешсезлекләр регистр формалаштыруны акрынайта.
Бүлек хезмәткәрләре Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы һәм җирле үзидарә органнарының норматив хокукый актлар регистрын формалаштыру һәм алып бару буенча уртак эшчәнлекләре тиешле дәрәҗәдә булсын өчен чаралар кулланалар.
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International