Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы эшче төркеме җитәкчесе М.М.Корманов төркемнең вәкилләренә Татарстан Республикасы территориясе Схемасын әзерләү буенча эшләнелгән гамәлләр хакында мәгълүмат бирде.
Шулай итеп, 26.01.2010 елда эшче төркем утырышында кабул ителгән карар нигезендә Россия Федерациясенең бүтән субъектлары чикләрендә урнашкан Татарстан Республикасы басу аша кишәрлекләре мәйданы хакында мәгълүматлар, шулай ук Татарстан Республикасы чикләрендә урнашкан Россия Федерациясе субъектларының басу аша кишәрлекләре, басу аша кишәрлекләр территорияләрендә урнашкан торак пунктларындагы халык саны хакында мәгълүматлар ачыкланган.
Эшче төркем утырышында аның әгъзаларының Татарстан Республикасының чиктәш чикләре үтүен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар комплексын эшләү буенча барлык тәкъдимнәре каралды.