Түләүле укытуны гамәлгә керткән өчен мәктәпләрнең лицензияләрен алачаклар

2010 елның 10 июне, пәнҗешәмбе
Пәнҗешәмбе көнне РИА Хәбәрләр оештырган пресс-конференциядә Россия мәгариф һәм фән министры урынбасары Владимир Микушевский 2011 елга яңача бюджетлы финанслау турында закон үз көченә кергәннән соң да Россиядә белем бирү түләүсез булып кала, әмма законнан явызларча файдаланучы һәм хезмәт күрсәтүләрнең стандарт тупланмасы өчен акча алучы белем бирү учреждениеләренең лицензияләре алыначак, дип хәбәр итте.
Россия Президенты тарафыннан май аенда имзаланган “Дәүләт (муниципаль) учреждениеләренең хокукый торышларын камилләштерү нигезендә Россия Федерациясе аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” закон җәмгыятьтә зур бәхәс тудырган, каршылыклар китереп чыгарган. Аерым алганда, кайбер җәмгыять эшлеклеләре фикеренчә, әлеге законны кабул итү Россиядә түләүле укытуга башлангыч биргән. Яңа закон 2011 елның 1 январеннән үз көченә керәчәк. Мәгариф учреждениеләреннән тыш, ул китапханәләр, театрлар, музей һәм музей комплекслары кебек бүтән мәдәният учреждениеләренә дә кагыла. Әлеге закон нигезендә һәрбер бюджет оешмасы ел ярым вакыт эчендә үзенең автономияле ме, бюджетлы (яңа типта) яки казналы оешма булуын билгеләргә тиеш. Һәр төр учреждение үзенең бюджетыннан файдалану буенча билгеле хокукларга ия булачак.
Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International