Прокурорлар күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә үз хокукларын якларга булышачаклар

2010 елның 12 июне, шимбә
Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы субъектлар прокурорларына күп фатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә гражданнарның хокукларын яклау өстеннән күзәтчелек итәргә йөкләнеш бирде.
Россия Федерациясе Генераль прокуратурасына күп фатирлы йортларда торак милкенә ия булган гражданнарның хокукларын бозу турында күп кенә шикаятьләр китерелә.
Уздырылган тикшерүләр барышында прокурорлар тарафыннан барлык урыннарда торак законнарын бозып, торак милекчеләре ширкатләре (ТМШ) һәм идарә итү компанияләре булдыру фактлары ачыкланды. Ниһаять алар барлыгы хакында күп фатирлы йортның торак милекчеләренә билгеле бер вакыт узгач кына билгеле була, чөнки алар бу оешмаларны барлыкка китерүдә, аларны сайлауда катнашмаганнар. Алар игътибарына җыелышлар уздыру турындага мәгълүмат, шул җыелышларда кабул ителгән карарлар җиткерелми; әлеге җыелышларда төзелгән беркетмәләр, гадәттә, фальсификацияләнгән була.
Тикшерүләр нәтиҗәсендә ТМШ идарә органнары һәм идарә итү оешмалары торак фондын тоту, торак-коммуналь хезмәт күрсәтү тәртибен һәм бу уңайлыклар өчен акча алу тәртибен бозулары ачыкланды.
ТМШ җитәкчеләренең ширкатьләр әгъзаларына һәм йортта яшәүчеләргә танышу өчен гомуми җыелыш беркетмәләрен һәм карарларын, ТМШ отчетларын, шәхси исәп-хисап счеты, торак-коммуналь уңайлыклар өчен түләү буенча бурыч исәп-хисабы турында мәгълүмат бирүдән баш тарту очраклары да еш күзәтелә. ТМШ һәм идарә итү оешмалары җибәрә торган бозуларның байтагы – торак тоту, ремонтлау өчен түләү бәясен күтәрү яисә торак милекчеләренең гомуми җыелышлар карарлары белән билгеләнмәгән булган чыгымнар исәбенә акча алу.
Дәүләт средстволарына һәм субсидияләренә ия булу өчен ялагн ТМШ оештыру фактлары ачыклангын. Гражданнар тарафыннан торак фонды белән идарә итү мәсьәләләрен чишү белән бәйле прокуратура органнары Федераль монополиягә каршы хезмәт белән берлектә шулай ук җирле үзидарә органнары, идарә итүче оешмалары эшчәнлегенең законлылыгын тикшерделәр. Тикшерүләр нәтиҗәсендә яшәүчеләрнең күп фатирлы йорт белән идарә итү компаниясен сайлауга хокукларының бозылуы ачыкланды.
Соңгы хәлләрдән соң Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы субъектлар прокурорларына гражданнарның идарә итүче компанияне сайлауда һәм ТМШ оештыруда хокукларын яклауга өстәмә чаралар күрергә һәм күп фатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә законнарны саклау өстеннән күзәтчелек итүне көчәйтергә йөкләнеш бирде.
 
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International