15 июнь көнне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Муратов рәислегендә Ведомствоара хокук мәсьәләләре буенча координация комитеты утырышы узды.
Ведомствоара комитет әгъзалары 46 закон проекты карадылар. Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Министрлык тарафыннан эшләнгән түбәндәге Татарстан Республикасы законнары проектларын тапшырды:
“Наркоманияне һәм токсикоманияне профилактикалау турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”;
“Татарстан Республикасында суд участокларын төзү һәм җәмәгать судьялары урыннарын булдыру турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”
һәм республиканың 36 муниципаль районында суд участокларының чикләре үзгәртелү белән бәйле җәмәгать судьяларының суд участоклары чикләре турында ТР 36 закон проекты.
Министр тарафыннан тапшырылган законнар проектларын Ведомствоара комитет әгъзалары хуплады