ТР Юстиция министрлыгында вакантлы вазыйфа биләүгә конкурс
2010 елның 16 июне, чәршәмбе
“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” Татарстан Республикасы Законы таләпләре һәм “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар үткәрү турында” Татарстан Республикасы Юстиция министры боерыгы нигезендә бүген ТР Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаны биләүгә конкурс уздырылды:
ТР Юстиция министрлыгының закон проектлары белән эшләү бүлегенең әйдәүче консультанты,
Казан шәһәренең Яңа-Савин районы 6 номерлы суд участогының 2 разрядлы өлкән белгече - канцелярия мөдире,
Казан шәһәре Вахитов районы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче суд участогының суд утырышы секретаре.
Комиссия эшчәнлегендә бәйсез эксперт – Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан региональ бүлеге аппараты җитәкчесе В.Б.Паймухин катнашты.
Вакантлы вазыйфа биләүгә конкурс нәтиҗәләре буенча:
ТР Юстиция министрлыгының закон проектлары белән эшләү бүлегенең әйдәүче консультанты вазыйфасын биләүдә Фархуллина Наталья Николай кызы җиңде;
Казан шәһәренең Яңа-Савин районы 6 номерлы суд участогының 2 разрядлы өлкән белгече - канцелярия мөдире вазыйфасын биләүдә Хадыева Тамара Андрей кызы җиңде;
Казан шәһәре Вахитов районы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче суд участогының суд утырышы секретаре вазыйфасын биләүдә Осипова Анна Сергей кызы җиңде.
Калган претендентларны дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларына билгеләүдә кире кактылар.