2016 елның 18 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы юсстиция министры Л.Ю.Глухова рәислегендә “Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының закон чыгару эшчәнлеге турында” коллегия утырышы уздырылды.
“Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының закон чыгару эшчәнлеге турында” төп докладны Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Р.И.Заһидуллин укыды.
Чыгышта 2015 елдагы норма чыгару эшчәнлегенә йомгак ясалды, норматив хокукый актлар проектларына хокукый һәм коррупциягә каршы экспертиза ясау нәтиҗәләре яктыртылды, әлеге юнәлештәге проблемалар күрсәтелде, норма чыгару өлкәсендә башкарма хакимият органнарының төп бурычлары билгеләп үтелде
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокукый экспертиза һәм норма чыгару бүлеге мөдире Н.Ю.Казанцева үз чыгышында Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының закон чыгару эшчәнлегенең аерым аспектларына тукталып үтте.
Утырышта шулай ук түбәндәгеләр чыгыш ясады:
Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарә башлыгы урынбасары М.В.Скирда;
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Ш.Ш.Яһудин;
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе башлыгы А.Б.Гревцов.
Коллегия утырышын йомгаклап, министр Л.Ю.Глухова катнашучыларга хезмәттәшлек өчен рәхмәтләрен җиткерде һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Рәхмәт хатларны тапшырды.
Коллегия утырышыннан соң Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының юридик хезмәтләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре өчен укыту семинары үткәрелде. Аның барышында норматив-хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү һәм норматив-хокукый актлар проектларын юридик-техник рәсмиләштерү мәсьәләләре каралды.