ТР Юстиция министрлыгының аттестация комиссиясе утырышы

2010 елның 17 июне, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендә аттестация (квалификацияле) комиссиясенең ТР җәмәгать судьялары аппараты дәүләт хезмәткәрләреннән квалификация имтиханы алу буенча утырышы узды.
Комиссия утырышы эшчәнлегендә бәйсез эксперт – Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан региональ бүлеге аппараты җитәкчесе В.Б.Паймухин катнашты.
Дәүләт граждан хезмәткәрләреннән квалификацияле имтихан алу РФ Президентының 2005 елның 1 февралендәге 111 номерлы Указы нигезендә ТР җәмәгать судьялары аппараты дәүләт граждан хезмәткәрләренең белемнәрен, һөнәр һәм сәләтләрен бәяләү максатында уздырыла.
21.04.2010 елдагы К-60/03-06 номерлы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы боерыгы белән расланган исемлек нигезендә 25 дәүләт хезмәткәренә имтихан бирү мөмкинлеге бирелгән.
Квалификацияле имтихан барышында комиссия граждан хезмәткәрләренең белемнәрен, һөнәрләрен һәм сәләтләрен (профессиональ дәрәҗәләрен) граждан хезмәткәрләренең вазыйфаи регламентлары таләпләрен, граждан хезмәткәрләре башкара торган эшчәнлекнең катлаулыгын һәм җаваплылыгын исәпкә алып бәяләде.
Квалификацияле имтихан нәтиҗәсендә комиссия әгъзалары тарафыннан барлык имтихан биргән граждан хезмәткәрләре мөнәсәбәтендә квалификацияле имтихан уңышлы тапшырылу хакында карар чыгарылды.
 
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International