Чит илдә акчасыз калган РФ гражданнарына туган ягына кайтуда ярдәм күрсәтү турында

2010 елның 18 июне, җомга
Россия Федерациясе Хакимиятенең 31.05.2010 елдагы 370 номерлы карары нигезендә чит ил территориясендә акчасыз калган Россия Федерациясе гражданнарына Россия Федерациясенә кайтуда ярдәм күрсәтү турында Нигезләмә расланды.
Чит илдә акчасыз калган РФ гражданнарына туган ягына кайтуда РФ чит ил учреждениеләре тарафыннан аерым очракларда гына ярдәм күрсәтеләчәк.
Расланган Нигезләмә нигезендә аерым очраклар дип түбәндәге хәлләр күздә тотыла: әгәр Россия гражданнарының Россия Федерациясенә кайтуы аларның гомерләренә зыян килүдән коткарып калса. Ярдәм түләүсез рәвештә күрсәтелә, чыгымнар исә РФ чит ил учреждениеләренең рөхсәт ителгән эшчәнлекләреннән табылган керемнәре исәбенә капланачак.
Ярдәм алу өчен -  чит ил территориясендәге РФ чит ил учреждениесенә гариза, таныклык, шушы дәүләтнең компетентлы органнары тарафыннан бирелгән һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итүгә бәйле булган рәсми документлар (мөмкинлек булса) тапшырыла. Гаризаларны карау өчен чит ил учреждениесендә комиссия оештырыла һәм тикшерү барышында ярдәм күрсәтү яки күрсәтмәү турында карарлар кабул итә. Ярдәм кунакханәдә яшәү өчен түләү, юл билетларын сатып алу, ашамлыклар һәм беренче чиратта кирәк була торган әйберләр алу белән бәйле чыгымнарны каплау формасында күрсәтелә. Гражданга акчалата ярдәм күрсәтелми.
Нигезләмә рәсми басылып чыкканнан соң 6 ай узгач үз көченә керә.
  
 «Гарант» компаниясе материалларыннан алып әзерләнде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International